news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада дәүләт программалары нигезендә зур эшләр башкару күздә тотыла

50 миллион сумга заманча медицина җиһазлары алу да планлаштырыла.

(Кукмара, 22 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район башлыгы Сергей Димитриев быел нинди эшләр башкарылачагы турында сөйләде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

- Программа проектларын формалаштырганда һәр җирлеккә нинди дә булса объект төзүне кертергә тырышабыз. Кечкенә авыллар өчен башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, клубны берләштергән объектлар төзү буенча сөйләшүләр, проектны килештерү юнәлешендә эш башладык, - диде ул. - Ә быелгы планнарга килсәк, алар саллы: кимендә 25 мең квадрат метр күләмендә торак, ЗАГС бинасы, Ядегәрдә балалар бакчасы, Иске Кнә һәм Янсыбы авылларында клуб биналары куллануга тапшырылырга тиеш. Янсыбыда клуб төзелеше чыгымнарының яртысын "Урал" хуҗалыгы финанславын да әйтеп үтәргә кирәк. Юл төзелеше программасы буенча Шепшеңгәр авылына асфальт юл салу, Чарлы һәм Нырты юлларын өлешчә ремонтлау каралган. Шәһәрнең магистраль юлларында электр баганаларын алыштыру, Нур Баян микрорайонында теннис мәйданчыгы һәм спорт комплексы, Вахит авылында ял паркы төзү төгәлләнәчәк. Район үзәк дәваханәсендә ремонт эшләренең өченче этабы – поликлиниканы төзекләндерү башланды, 50 миллион сумга заманча медицина җиһазлары алу да планлаштырыла. Шулай ук үзара салым акчаларына да зур күләмле эшләр башкарылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100