news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада чыгарылыш кичәсе булды

Кукмарада чыгарылыш кичәсе булды
Фото: Наилә Шәфыйгуллина/ «Кукмор-информ»

Бүген Кукмара шәһәренең Комсомол мәйданында зур бәйрәм узды. Анда районның чыгарылыш укучыларына аттестатлар тапшырылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Наилә Шәфыйгуллина яза.

Районның белем йортларын тәмамлаган 176 укучы олы тормыш юлына аяк баса. Бик яхшы билгеләргә тәмамлаган 69 укучыга укудагы уңышлары өчен медальләр, район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.

«Бердәм дәүләт имтиханнары буенча лидер булуыбыз бик куанычлы. Районда белем бирү югары дәрәҗәдә. Монда, әлбәттә, укытучыларның өлеше бик зур. Безнең оешма-предприятиеләргә яхшы кадрлар, белгечләр — табиблар, инженерлар, эретеп ябыштыручылар, токарь, электриклар кирәк. Бездә һәр тармак — сәнәгать, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта эшмәкәрлек үсештә. Шуның өчен дә киләчәк яшьләр кулында. Сез лаеклы белем алырсыз һәм туган якка эшкә кайтырсыз дип ышанам», — диде район башлыгы Сергей Димитриев котлау сүзләреннән соң.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100