Кукмараның чаңгы базасында «Чиста уеннар» дигән экологик чара үтте. 27 команда бер сәгать эчендә барлыгы 148 капчыкта 1003 килограмм чүп-чар җыйды. Бу турыда «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Чара җәмәгатьчелек игътибарын табигатьнең пычрану проблемасына җәлеп итү максаты белән оештырылган.
Чарада катнашучылар, җирле табигый территорияләрне чистартып, чүп тутырылган капчыклар саныннан чыгып куелган балларны күбрәк туплау һәм иң яхшы команда исеменә лаек булу өчен тырышты, бүләкләргә ия булды.