news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Чиста шәһәр" оешмасының техника парады үткәрелде

Республика Президенты ярдәме белән оешманың техник базасы ике КамАЗ-КДМ машинасына, бер автогрейдер белән МТЗ-82 тракторына тулыланган.

(Кукмара, 27 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара элеваторы каршындагы мәйданда "Чиста шәһәр" оешмасының техника парады үткәрелде. Республика Президенты ярдәме белән оешманың техник базасы ике КамАЗ-КДМ машинасына, бер автогрейдер белән МТЗ-82 тракторына тулыланган, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Хәзерге вакытта биредә егерме ике берәмлек техника исәпләнә.

Шәһәребезне чистарту, тәртипкә китерүдә әлеге оешмасының өлеше бәяләп бетергесез. Алар 120дән артык урам-тыкрыкка хезмәт күрсәтә. Җирдә аунап яткан чүп-чарны җыю гына түгел, тагын башка бик күп хезмәтләрне дә башкарырга туры килә чисташәһәрлеләргә. Кыш кыне исә эшләре тагын да катлаулана, бигрәк тә кар-буран булганда шәһәр халкы аларның хезмәтенә мохтаҗ. Шуңа күрә кышкы айларда эш көннәре иртәнге сәгать икедә үк башлана.

Кукмарадан Геннадий Кондратьев "Чиста шәһәр" оешмасында икенче елын хезмәт куя. Шул вакыт аралыгында ул җитәкчеләрнең һәм хезмәттәшләренең хөрмәтен яулый алган. "Геннадий кебек хезмәткәрләр күбрәк булсын иде. Бар эшен дә тәртип белән алып бара, күпләргә үрнәк булырлык уңган, тырыш..." - дип югары бәя бирде "Чиста Шәһәр" оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәрипов. Әлегә кадәр ЗИЛ машинасында эшләсә, хәзер яңа КамАЗ-КДМнарның берсен иярләгән. Ул әлеге техникада кыш көне юлларга ком катнашмасы, җәйге айларда чәчәкләргә су сибәчәк, шулай ук урамнарны кардан чистартачак.

-Эшкә төнге сәгать бердә йокыдан торып чыгып китәм. Яшь чак түгел бит инде, шуңа күрә моның авырлыгын тоймыйм. Бездә яшьләр дә эшли, зарланмыйлар. Хәзер сайлана торган замана түгел, хезмәтнең кадерен белеп эшләргә кирәк, - диде Геннадий абый. - Элек бер ЗИЛ машинасы башкарган хезмәтне хәзер ике техника эшләячәк. Шуңа күрә җиңелрәк булыр дип уйлыйм.

Парадта чисташәһәрлеләрне район башлыгы Сергей Димитриев та сәламләде. "Шәһәргә кем генә килсә дә, иң элек чисталыкка игътибар итә. Шуңа күрә хезмәтегез бик җаваплы һәм кеше күз алдында. Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт, алга таба да уңышлар телим, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100