Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада “Чакара” удмурт җыр фестивале уздырыла
Удмуртия, Башкортстан, Мари Эл, Коми, Пермь краеннан, Киров, Свердловск, Томск өлкәләреннән кунаклар көтелә.
(Казан, 7 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 8 июльдә, Кукмарада “Чакара” борынгы удмурт моңнары" фестивале уздырылачак. Барлыгы 12 төбәктән - Удмуртия, Башкортстан, Мари Эл, Комидан, Пермь краеннан, Киров, Свердловск, Томск өлкәләреннән, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән кунаклар көтелә.
Беренче елларында фестиваль Удмуртиядә үткәрелә иде. 2015 елдан башлап, ул “күчмә”гә әйләнде: 2015 елда – Башкортстанда, 2016 елда – Пермь өлкәсендә уздырылды, ә менә быел, тагын бер көннән, Татарстанда көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты матбугат хезмәте.
Шулай итеп, фестиваль иртәгә, 8 июльдә, Киндеркүл авылы спорт комплексында 11:00 сәгатьтә башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз