Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада өч балалар бакчасы төзекләндерелә
Нырья авылында исә 50 урынга исәпләнгән яңа бакча төзелә.
(Кукмара, 11 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районының Вахит авылында һәм шәһәрнең "Салават күпере", "Кыңгырау" балалар бакчаларында капиталь төзекләндерү эшләре бара, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
-Биналарның түбәләре, ишек-тәрәзәләре алыштырылды, су, канализация, җылылык системасы, электр челтәре тулысынча яңартылды, бүлмәләрдә косметик ремонтлар ясалды. Шулай ук шәһәребезнең һәм авыллардагы калган балалар бакчаларында да 1 сентябрьдә балаларны кабул итү өчен зур тырышлык куйдылар, - дип хәбәр итте район мәгариф идарәсе белгече Нурия Хаҗиева. – Нырья авылында быел 50 урынга исәпләнгән балалар бакчасы сафка басачак. Төзелеш эшләрен "Строй-Гарант" оешмасы хезмәткәрләре башкара. Эш ахырына якынлашып килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз