news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада буяулар фестивале узды

Чарага килүчеләр бер-берсенә салават күпере төсләрендәге буяу атышып уйнадылар.

 (Кукмара, 1 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Буяулар юыла, тәэсирләр – беркайчан да!" Кукмарада буяулар фестивале әнә шундый девиз белән үтте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Дәртле көйләр белән ләззәтләнү, дуслар белән очрашу, иң мөһиме – үзеңне һәм күршеләреңне ачык төстәге буяулар белән бизәү өчен, Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданга байтак халык җыелган иде. Буяулы кечкенә каплар санаулы секундлар эчендә төрле якка "очып" бетте. Елмаючы-көлүче һәм канәгать кешеләр бер-берсенә салават күпере төсләрендәге буяу порошоклары белән аттылар. Фестивальдә төрле конкурслар, шул исәптән буш капларны җыю оештырылды. Һәркем үзен бала итеп хис итә һәм күңелле тәэсирләр ала алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100