Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада "Бизнес десант" булып китте
Алар очрашуга җыелган эшмәкәрләргә гамәлдәге программалар һәм киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар турында сөйләделәр.
(Кукмара, 5 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Бүген кече һәм урта эшмәкәрлеккә мәгълүмати ярдәм күрсәтү йөзеннән Кукмарада "Бизнес десант", ягъни республиканың Икътисад министрлыгы һәм эшмәкәрлекне яклау фонды вәкилләре булып китте, дип яза kukmot-rt.ru сайты.
Алар очрашуга җыелган эшмәкәрләргә гамәлдәге программалар һәм киләчәктә тормышка ашырылачак проектлар, лизинг-грантлар, факторинглар, микрозаймнарны алу тәртибе, гарантия фонды турында сөйләделәр һәм башка кирәкле мәгълүматны җиткерделәр, сорауларга җавап бирделәр.
- Безнең бурыч - эшмәкәрләр мөмкин кадәр күбрәк хәбәрдар булсыннар, дәүләттән ярдәм алсыннар, - диде республиканың эшмәкәрлеккә ярдәм итү үзәге вәкиле Динара Тулеева. – Безнең фондка эшкуарлар еш мөрәҗәгать итә. Без һәрчак аларны тыңларга әзер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз