Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада биш метрлы үгез сыны ясаганнар
Ул сынны да Яшел Үзәндә шундый ук үгез «авторы» Марсель Садыйков ясап куйган.
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Кукмарада да Татарстанда иң биек сыннарның берсе — биш метрлы Үгез ясап куйганнар. Ул сынны да Яшел Үзәндә шундый ук үгез «авторы» Марсель Садыйков ясап куйган. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы яза.
Марсель өч-дүрт ел элек үзенең туган авылы Зур Кукмарада кар сыннары ясаганы турында сөйләде. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев, аның хезмәтен мактап, егетне тагын да рухландырган.
«Быел ел символын Яшел Үзән, Лаеш районнарында ясадык. Аны Кукмарада да ясап куйдык. Туганым да ярдәм итте», — диде оста.
Сынның биеклеге биш метр тәшкил итә. Аны ясау өчен 110 кубометр кар кирәк булды. Өч көн эшләдек. Үгез сынын Кукмараның Туган якны өйрәнү музее янында күрергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз