news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Беслан корбаннарын искә алдылар

Кукмарада Беслан корбаннарын искә алдылар
Йолдыз Низамиева

З сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне. 2004 елда Төньяк Осетиянең Беслан шәһәре мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларны бүген дә тыныч кына хәтердә яңартуы авыр. Шул уңайдан Кукмараның Комсомол мәйданында Бесландагы теракт корбаннарын искә алдылар. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Чарада район җитәкчелеге, хәрби комиссар, ветераннар, кулларына төрле плакатлар тоткан укучылар, укытучылар һәм башкалар катнашты.

«Моннан 19 ел элек коточкыч фаҗига була: Бесланда 300дән артык кешенең гомере өзелә, шуларның 186сы — балалар. Бу ачы кайгыны беребез дә хәтереннән сызып ташларга тиеш түгел. Һәркемгә тыныч күк йөзе, сәламәтлек, хәерле уку елы телим. Без, хәзерге буын, якты киләчәгебез өчен барысын да эшләсәк, булганның кадерен белеп яшәсәк иде», — диде үз чыгышында район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина.

Укучылар теракт корбаннары истәлегенә күккә ак шарлар очырды. «Тормыш тамчысы» акциясе кысаларында теләге булганнар, савыттан учларына су алып, куакларга һәм чәчәкләргә сипте. Террорчылар Беслан мәктәбен басып алган көннәрдә тоткыннар өч көн буе сусызлыктан тилмергән, аларга җитмәгән су белән символик рәвештә шулай итеп бүлештеләр.

«Беслан корбаннарын искә алуны кирәк дип уйлыйм. Аларның гомере шулай иртә өзелмәсә, җәмгыятькә файдалы кешеләр булып үсәрләр иде. Шуңа күрә берсен дә истән чыгарырга ярамый. Бәйрәмдә 4нче урта мәктәбе укучысы шигырь сөйләгәндә күземә яшьләр килде», — дип, үзенең кичерешләре белән уртаклашты беренче гимназиянең 11 сыйныф укучысы Динә Дәүләтшина.

Бесланда террорчылар кулыннан һәлак булганнар бер минут тынлык белән искә алынды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100