news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада бер төркем велосипедчылар үзләренең клубларын төзегән

Кукмарада бер төркем велосипедчылар үзләренең клубларын төзегән
Фото: Ризилә Корбанова/«Кукмор-информ»

Кукмарада бер төркем велосипедчылар быел үзләренең клубларын төзегән. Хәзерге вакытта әлеге берләшмәгә уннан алып утызга якын кеше йөри. Монда яшь категориясе әһәмиятле түгел, иң мөһиме: әлеге спорт төренә мәхәббәт. Шуңа күрә велосипедта олылар да, балалар да җилдерә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Кукмарадан Вероника Галимова 2020 елдан әлеге спорт төре белән ныклап шөгыльләнә башлаган, бүгенге көндә барлык буш вакытын шуңа багышлый. Ул Кукмарадагы кибетләрнең берсендә хезмәт куя. Эш графигы ике көн эшләп, ике көн ял итә торган, шуңа күрә яраткан шөгыленә дә вакыты җитә.

«Велосипедта йөрү ул — зур хезмәт. Әмма анда хәрәкәт иткәндә үзеңне ирекле хис итәсең, уй-фикерләрең белән ялгыз каласың. Балачактан ук велосипедта йөрергә яраттым. Тик мин эпилепсия белән авырдым. Шуңа да карамастан велосипедта йөри идем. Башта әз-әзләп, аннары күбрәк хәрәкәт иттем. 2020 елда, нигезле рәвештә, үземә велосипед сатып алырга һәм ныклап шөгыльләнергә булдым. Бу мине тагын да мавыктырды, көн саен гына түгел, көне-төне, тәүлек буе велосипедта йөри башладым», — диде ул.

Тик велосипедчылар районда әлеге спорт төрен үз итүчеләр өчен шартлар булмавын билгеләп үтте.

Кукмарадан Руслан Федоров металл савыт-сабалар заводында тимер коючы булып хезмәт куя. Буш вакытларында велосипедта җилдерә. Русланның хәтта Казанга хәтле берничә тапкыр велосипедта барганы бар. Моның өчен алты сәгать вакыты киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot