Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада бассейнны яңарту өчен 7,5 миллион сум акча бүленеп бирелгән
2004 елда ачылган комплекста ике – зур һәм кечкенә бассейн эшли.
(Кукмара, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Гатауллина). "Зилант" спорт мәктәбендәге яңартылган бассейн кабат йөзәргә яратучыларны кабул итә башлады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
2004 елда ачылган комплекста ике – зур һәм кечкенә бассейн эшли. Ләкин бу көнгә кадәр анда капиталь ремонт ясалганы булмаган. Эксплуатация елларында зур бассейнның пленкасы тузып беткән, ярыклар хасил булган, җылы идәнне алмаштыру таләп ителгән. 2017 елда төзекләндерү эшләренә 7,5 миллион сум акча бүленеп бирелгән.
Башкарылган эшнең күләме аз түгел: бассейнның чокыры яңартылып, мозаика белән әйләндереп алынган, пленка, тулысынча җылы идән алмаштырылган, фильтр һәм насослар урнаштырылган, подвалдагы 20 тонналы резервуар тәртипкә китерелгән, гидроизоляция көйләнгән.
Йөзү секциясендә тәрбияләнүчеләрдән тыш, бассейнга район халкын масскакүләм кабул итү дә оештырылачак. Бассейн берьюлы – 30, ә тәүлеккә 360ка якын кешене кабул итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз