Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада баскетбол буенча республика беренчелеге узды
Ярыш дүрт көн дәвам итте. Җиңүчеләр Мактау грамотасы һәм медальләргә ия булды.
(Кукмара,13 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Зилант" спорт комплексында 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында баскетбол буенча республика беренчелеге үтте, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Ярышта 12 команда катнашты. "А" төркемендәге алты команда Казан, Түбән Кама, Алабуга, Яр Чаллы, Арча шәһәрләреннән булса, "Б" төркеменә авыл районнарыннан - Кукмара, Аксубай, Спасс, Түбән Кама (Кама Аланы), Питрәч, Балтач командалары керде.
Дүрт көн дәвамында барган кискен көрәштә "А" төркемендә - Яр Чаллы, "Б" төркемендә Кукмара командасы җиңүче булды. Икенче урында - Алабуга һәм Аксубай, өченче урында Түбән Кама һәм Спасс районнары командалары калды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз