news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада балыкчылар ярышты

Конкурста җитмешкә якын балыкчы катнашты.

(Кукмара, 1 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Рәшит Минлегалиев). Кукмара районының Нормабаш авылы буасында балык тотучылар ярышы узды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Бәйгегә районнан һәм республикабызның төрле төбәкләреннән җитмешкә якын балыкчы килгән иде. Алар уннан артык номинация буенча көч сынашты.

Балык тоту вакыты быел да ике сәгать итеп билгеләнде. "Авырлык буенча иң күп балык тотучылар" номинациясендә Кукмарадан өченче төркем инвалид Мансур Минлегалиевка тиңнәр булмады. Ул шушы вакыт эчендә 1 килограмм 100 грамм балык тотарга өлгерде. Кукмарадан Руслан Гайнуллин, бер килограмм балык тотып, икенче булды. Олыяздан әлеге ярышларның узган еллардагы чемпионы, ветеран балыкчы Камил Мәхмүтов, 980 грамм балык тотып, быел өченче урын белән генә канәгатьләнде. Җиңүчеләргә медаль һәм дипломнардан тыш, кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды.

Олыяз авылыннан килгән Нияз Галиев тотылган балыклар саны буенча чемпион булды. Ул ике сәгать эчендә 34 балык тотты. Иң зур балык Нормабаш авылыннан Васыйл Нурмиев кармагына капты. Аның балыгы 18 сантиметр озынлыкта иде. "Иң кечкенә балык тотучыга" дигән призга Нормабаштан 10 яшьлек Адель Гыйләҗев ия булды. Тырыша торгач, ул күлдәге иң кечкенә – 5,5 сантиметрлы балыкны тартып чыгарды. Мурманскидан кунакка кайткан Иван Кузнецов "Сәяхәтче балыкчы" дипломына һәм махсус бүләккә лаек булды. Кукмарадан килгән Илгиз, Тимур, Ришат Хөрәмшиннар "Балыкчылар гаиләсе" дигән диплом, 7 яшьлек Аделя Миннекәева һәм Инсаф Рәхмәтуллинга "Иң яшь балыкчыга" дигән призлар тапшырылды. Күкшелдән ел да шушы ярышларга килүче, быел 80 яшен тутыручы Камил ага Галәевка "Ветеран балыкчы" дипломы бирелде. Хатын-кызлар арасында быел иң күп балыкны Кукмарадан Эльвира Рәхмәтуллина тотты.

Җиләк җыючылар ярышында да дистәдән артык кеше катнашты.

Бу көнне һәркем балыкчылар ярышында әзерләнә торган төп ризык - уха Һәм җиләк чәе белән сыйланды. Алар өчен төрле конкурслар, оттырышсыз лотерея уены үткәрелде. Бәйрәмнән һәркем яхшы кәеф белән таралышты, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100