Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Балкыш" фестиваленең зона этабы узды
Чара комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган иде.
(Кукмара, 18 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада яңартылган мәдәният йортында ветераннар арасында һәвәскәр башкаручыларның "Балкыш" V республика фестиваленең зона этабы узды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Әлеге зур чарада республиканың биш районнарыннан үзешчән ветеран артислар катнашты. Чара комсомолның 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышының 73 еллыгына багышланган иде. Кукмаралылар, хуҗа буларак, беренче булып чыгыш ясадылар.
- Әлеге фестивальдә безнең беренче тапкыр катнашуыбыз түгел, хәтта лауреат исемнәренә дә лаек булганыбыз бар. Күп кенә катнашучылар белән без инде таныш. Күптәннән лаеклы ялда булуга карамастан, мондый чараларда бик теләп катнашабыз. Бүгенге фестивальгә без театральләштерелгән тамаша әзерләдек, - ди "Кна Вел" мари фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе Леонид Искаков.
Ветеран-артислар елларга бирешми: җыр-моң чишмәләре саекмый, дәртле биюләре белән дә сокландыралар, нәфис сүзгә дә оста үзләре. Май һәм октябрь айларында Гала-концертлар үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз