news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона туры Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды

Кукмарада «Балкыш» фестиваленең зона туры  Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды
Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Хезмәт даны»

Кукмара район Мәдәният йортында ветераннар арасында оештырылучы «Балкыш» VIII республика үзешчән башкаручылар фестиваленең зона туры үтте. Анда Кукмара, Саба, Балтач, Питрәч һәм Мамадыш районнарыннан килгән үзешчән артистлар чыгыш ясады. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Фестивальдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде, үзенең изге теләкләрен ирештерде. Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков быелгы фестивальнең сигезенче тапкыр уздырылуын, Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлануын билгеләп үтте.

«Бүген Кукмара җирлегендә зур бәйрәм: ветераннар арасында үткәрелә торган «Балкыш» фестиваленең икенче зона турына җыелдык. Әлеге фестиваль ике елга бер тапкыр оештырыла. Бу — бик зур чара. Анда республиканың барлык районнары да актив кушыла. 2012 елда 3,5 мең кеше катнашкан булса, быел 22 меңнән артык үзешчән артист чыгыш ясау теләге белдерде.

Өлкәннәр арасында гади һөнәр ияләре дә, җитәкче урыннарда хезмәт куеп лаеклы ялга чыгучылар да бар. Аларның барысын да мәдәният-сәнгатькә, җыр-моңга мәхәббәт берләштерә. Бүгенге көнцертта да биш районнан ветераннар катнаша. Аларга уңышлар юлдаш булсын», — диде Хәбир Иштирәков.

«Балкыш» фестивален кукмаралылар башлап җибәрде. Алардан соң эстафетаны башка районнар кабул итте. Җиңүчеләр фестивальнең Гала-концертында чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100