Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада балаларына алимент түләмәүчеләрнең 42 миллион сум гомуми бурычы җыелган
Балтач һәм Кукмара районнарында 59 "күке" ана теркәлгән.
(Кукмара, 18 сентябрь,"Татар-информ", "Хезмәт даны", Голҗофар Миннеханова). Балтач һәм Кукмара районнары буенча суд приставлары бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Кукмара районында балигъ булмаган балаларына алимент түләү турында суд тарафыннан карар чыгарылган 287 кеше исәпләнә, аларның гомуми бурычы 42 миллион сумга якын, дип яза җирле басма.
- Алиментчыларның бары тик 12се бурычларын үз ирекләре белән ай саен тулысынча түләп бара, өлешчә хисап ясаучылар да бар. Әҗәтлеләрнең 32сен эзлибез, - ди суд приставы Айгөл Таҗетдинова. – Түләргә теләмәүчеләргә карата төрле чаралар кулланыла. Барлык бурычлыларның да чит илләргә чыгу хокуклары чикләнгән. Моннан тыш, 87сенә машина йөртү, ауга йөрү (һәм башка) кебек махсус хокуклардан файдалану да тыелды. 11 бурычлының милекләренә арест салынды.
Баласы алдындагы бурычын инде ике айдан артык үтәми икән, андыйлар административ җаваплылыкка тартыла, Кукмарада яшәүче 38 кешегә карата шундый административ беркетмәләр төзелгән, судта 19 эш каралган. Аннан соң да түләмәүчеләргә җинаять эше ачыла.
- Ирем белән яратып өйләнештек, бергә балалар үстерербез, картлыгыбызны тигезлек белән каршыларбыз, дип хыялланган идек, - дип уфтанды редакциягә шалтыраткан яшь хатын. - Көннәрдән беркөнне иремнең сөяркәсе барлыгын белдем. Күп тә үтмәстән, ул аның янына күченеп үк китте. Эре предприятиедә эшли, хезмәт хакы да ярыйсы гына әйбәт иде. Балага алимент түләмәс өчен, аннан китеп, "шабашка"га йөри башлаган. Хатынны алдадым, дип мактана икән әле. Ә бит балабызны тәрбияләү, башкалар арасында кимсенмәслек итеп киендерү өчен аз акча кирәкми. Хезмәт хакымны тартып-сузып дигәндәй яшим. Ярый әле хәзергә әти-әниләр булыша.
Әйе, "алимент" дигән сүзне телгә алуга ук, гадәттә, без ирләрне күз алдына китерәбез, аларны гаепләргә ашыгабыз. Ә бит балалары турында кайгыртмыйча, аларны ташлаган хатын-кызлар да бар. Балтач һәм Кукмара районнары буенча "күке" аналарның саны 59. Шуларның күпчелеге Кукмарадан икән.
- Әлеге хатын-кызларның күбесе ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Балаларын әбиләре, әтиләре яисә туган-тумачасы тәрбияли, - дип сөйли суд приставлары бүлеге җитәкчесе Наил Гайнанов, ачынып. – Кайбер балалар чит гаиләләргә уллыкка яки кызлыкка алынган, бу сер закон тарафыннан саклана, шунлыктан чын әниләре аларның кайда икәнлекләрен дә белмиләр.
Район прокуратурасы 35 яшьлек кукмаралыга карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыккан. Судта ачыкланганча, ир 2017 елның сентябреннән бирле үзенең балигъ булмаган балаларын тәрбияләү өчен алиментлар түләмәгән. Бурычы 200 мең сумнан артып киткән. Ир үзенең гаебен тулысынча таныган.
Суд аңа карата 6 ай сынау срогы белән 4 айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләгән. Суд карары үз көченә кергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз