news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Балаларга хокукый ярдәм көне" була

Бушлай хокукый консультацияләр үткәрелә

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”). 20 ноябрьдә Кукмара районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне балаларга, аларның законлы вәкилләренә һәм аларны алыштыручыларга, шулай ук әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләргә балалар хокуклары, опека һәм бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик яклары буенча бушлай хокукый консультацияләр биреләчәк. Әлеге мәсьәләләр буенча халыкны социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кабул итәчәкләр, дип игълан салды районның “Хезмәт даны” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot