Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышлар тәмамланды
Ярыш нәтиҗәләре буенча республикабыздан ярымфиналга юлламаны Чистайның "Торнадо" командасы отты.
(Кукмара, 28 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Олимп" боз сараенда ике көн дәвамында балалар командалары арасында хоккей буенча өченче төбәкара ярышлар үтте. Турнир "Добрый лед" программасы кысаларында, Татарстанның хоккей Федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколарның иганәчелек фонды ярдәме белән үткәрелде. Ярышларның ябылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, Елена һәм Геннадий Тимченколарның иганәчелек фонды генераль директоры урынбасары Игорь Барадачев, шайбалы хоккей буенча спорт тикшеренүләре Академиясе директоры Елена Хомко, Татарстан Республикасының хоккей буенча Федерациясе башкарма директоры Кирилл Голубев, аның урынбасары Сергей Закамскийлар катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
- Безнең районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган. Спортчыларыбыз Татарстанда гына түгел, аннан читтә үтә торган ярышларда да яхшы күрсәткечләр яулыйлар. "Олимп" боз сарае мәйданчыгы бик күпләрне хоккейга тартты, шулай ук авылларда да хоккей тартмалары эшли. Кыскасы, спортның хокккей тармагын үстерүгә без зур игътибар бирәбез, - диде район башлыгы Сергей Димитриев, ярышта катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп.
Ярыш нәтиҗәләре буенча республикабыздан ярымфиналга юлламаны Чистайның "Торнадо" командасы отты. 2 урында – "Ягуар" (Кукмара), 3 урында – "Нефтяник" (Лениногорск), 4 урында "Серебряные волки" (Алабуга) командалары калды.
Исегезгә төшерәбез, Кубок өчен 16 төбәктән 72 команда көч сынашачак
Иң яхшы капкачы - Егор Красноперов ("Торнадо" командасы, Чистай)
Иң яхшы сакчы – Айзилә Кадыйрова ("Ягуар", Кукмара)
Иң яхшы һөҗүмче – Денис Полянцев ("Серебряные волки", Алабуга)
Тамашачылар мәхәббәте бүләге - Евгений Медведев ("Нефтяник", Лениногорск).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз