news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада балалар иҗат йорты төзелә

Бүген анда 107 кеше эшли.

(Кукмара, 20 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Лилия Нургалиева). Татарстанның Кукмара районы үзәгендә сафка басачак Балалар иҗат йортының төзелеш мәйданчыгы иртәнге сәгать җидедән җанлана, беренче кат тәрәзәләрендә ут кабына. Эш кичкә кадәр дәвам итә. Хәтта быелгы кышкы суыкларда да туктап тормадылар – төзүчеләр кирпечтән стена өйде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Мәһабәт, затлы булачак иҗат йорты бинасы. Подвалдан тыш, өч катлы булачак иҗат йортын төзүгә 95 миллион сум акча китә. Аны быел 7 августта тапшыру бурычы "Строй-Гарант” оешмасына йөкләнгән. Хәзерге вакытта бу объектта 107 кеше эшли.

“Суыкны бөтенләй сизмибез, – ди "Строй-Гарант" оешмасы ташчылар бригадасының өлкән бригадиры, 40 ел хезмәт стажы булган Виктор Егоров. – Менә бармаклар гына яргаланып бетә бетүен, ташчыларның бәласе инде ул, калганына түзәбез”. Биредә ул үзе, тагын Юрий Глухов, Александр Исхаков җитәкчелегендә өч ташчылар бригадасы кирпеч өя икән. Шулай ук сантехниклар, эретеп-ябыштыручылар, штукатур-малярлар да инде эшкә керешкәннәр. Хәзер беренче катның стеналарын сылау, ут кертү, җылылык торбаларын сузу эшләре бара, диделәр. Көздән үк бина җылылык трассасына тоташканлыктан, инде тәрәзәләре куелган беренче катта (һәр катның биеклеге 3 метр 70 сантиметрны тәшкил итә) хәтта юка күлмәктән эшлиләр икән.

Эшебез оешкан төстә бара, графиктан хәтта алда да әле, ди Виктор абый. Төзелеш материаллары белән бернинди өзеклек юк. Бетон измәсе, ишек-тәрәзәләр үзебездә ясала. 30ар тонналы 2 күтәрү краны 2 яклап кирпеч, измәне өзлексез күтәртеп тора. “Кышкы суык булса да, измәнең сыйфаты өчен дә борчыласы юк – ул тиешле таләпләргә туры килә. Без Яңа ел каникулларын өзеп, инде 5 нче гыйнварда ук эшкә керешкән идек. Эш үргә баргач, хезмәт хаклары вакытында түләнгәч, кәеф тә яхшы, күңелебез дә күтәренке”, – дип сөйли өлкән бригадир Кукмара районы газетасына.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100