news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада балалар бакчаларына җылылык бирелде

Белем йортлары да кышкы ягулык сезонына тулысынча әзер.

(Кукмара, 26 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара шәһәренең барлык күпкатлы йортлары да диярлек шәхси җылыту казаннары белән җиһазландырылган. Шуның өчен аларда яшәүчеләр кайчан тели, шул вакытта тиешле температурага көйләп җылылыкны кабыза ала, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Ә менә социаль учреждениеләренә җылылык кайчаннан бирелер икән?

-Җылылык бирү сезоны 15 октябрьдән башланырга тиеш. Әмма һава температурасы түбән булганда җылылык бирү сезоны алдан да башланырга мөмкин. Бүгенге көндә температура көндез +11, +12, ә кичләрен +5, +7 градус тирәсендә тирбәлә. Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең "Социаль учреждениеләргә җылылык бирү" турындагы приказы чыгарылды. Аның нигезендә районның барлык балалар бакчаларына һәм үзәк дәваханәгә җылылык җибәрелде. Белем йортлары да кышкы ягулык сезонына тулысынча әзер. Тиздән аларга һәм социаль учреждениеләргә дә җылылык килер, - дигән җавап алдык Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллиннан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100