news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада балалар арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ачылу тантанасы булды

Турнир "Добрый лед" программасы кысаларында, ТР хоккей Федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколарның иганәчелек фонды ярдәме белән үткәрелә.

(Кукмара, 27 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча өченче төбәкара ярышларның ачылу тантанасы булды. Турнир "Добрый лед" программасы кысаларында, Татарстанның хоккей Федерациясе, Елена һәм Геннадий Тимченколарның иганәчелек фонды ярдәме белән үткәрелә, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

"Добрый лед" Кубогының ачылу тантанасы "Олимп" боз сараенда булды. Татарстаннан ярымфиналга чыгу өчен дүрт команда көч сынашачак. Алар - Алабуганың "Серебряные волки, Чистайның "Торнадо", Кукмараның "Ягуар", Ленинагорскның "Нефтяник".

Ярышлар 26-27 мартта Кукмараның боз сараенда узачак.

"Добрый лед" кубогының өченче уеннарында Татарстаннан гына түгел, ә Иркутск өлкәсе, Саха Республикасыннан да командалар катнашачак. Кубок өчен 16 төбәктән 72 команда көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100