news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада “Бала – төп пассажир” дигән акция барышында кагыйдә бозуның биш очрагы теркәлгән

Әлеге акциянең төп максаты – юлларда балалар имгәнү очракларын киметү.

 (Кукмара, 12 июнь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада “Бала – төп пассажир” дигән акция барышында кагыйдә бозуның биш очрагы теркәлгән, дип яза җирле басма.

Әлеге акциянең төп максаты – юлларда балалар имгәнү очракларын киметү, балаларны махсус утыргычлар белән җиһазландырылган автомобильләрдә генә йөртүнең мөһим икәнлеген шоферларның исләренә төшерү

- Акция барышында 50дән артык автомобиль туктатылып, тикшерү үткәрелгән. Балаларны йөртү кагыйдәләрен үтәмәгән – ике, куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен өч административ беркетмә төзелгән. Акциядә катнашучыларга белешмәлекләр тапшырылган, - диде ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхертдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot