Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада "Бал" ярминкәсе үткәрелде
Анда район умартачыларының бал продукциясе тәкъдим ителде.
(Кукмара, 25 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бүген Кукмараның "Добреев" кибете янында "Бал" ярминкәсе уздырылды. Анда район умартачыларының бал продукциясе тәкъдим ителде. Шулай ук биредә алма, кыяр-помидор, кабак, сарымсак кебек яшелчәләр, төрле җиләк-җимешләр, бәйләгән оекбаш, бияләйләр, агачтан ясалган куна, тукмак, пилмән кичкеч, урындыкларны да сатып алу мөмкинлеге бар иде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт һәр кешенең күңеленә хуш килде.
- Барлык бал яратучыларны бүгенге бәйрәм белән тәбрик итәм. Әлеге ярминкә өченче ел рәттән үткәрелә. Районыбызда 500дән артык умартачы исәпләнә. Чараның асылы шунда: һәрбер умартачы үзенең сатып алучысын булдырырга тиеш, - диде Кукмара районының умартачылык буенча инспекторы Илһам Барыев.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз