news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Бал спасында чәчәк һәм юкә балын күпләп сатып алганнар

Бәйрәм районда дүртенче тапкыр үткәрелә.

Кукмарада Бал спасында чәчәк һәм юкә балын күпләп сатып алганнар
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 18 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бал яратучылар Кукмарага "Бал спасы"на җыелды. Ул Кукмара районда дүртенче тапкыр үткәрелә. Кукмаралылар бигрәк тә чәчәк һәм юкә балын яратып алды. Бу турыда район басмасы  сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм Комсомольск мәйданында оештырылды. Әйтерсең лә, бөтен әйләнә-тирә бал исенә күмелде. Умартачылык продуктлары, кул эшләреннән күргәзмә, район үзешчәннәренең концерты - барысын да күрергә була иде биредә.

- Бәйрәм матур кичерешләр генә калдырды. Балаларга һәм дәвалану өчен корт продукциясе сатып алдым, - диде Надежда Родыгина. - Мин чыгышым белән Кукмарадан, әмма бүгенге көндә Коми республикасында гомер итәм. Менә туган якларга кунакка кайттым. Кырык биш ел хезмәт стажым бар, бүгенге көндә лаеклы ялда.

Ярминкәдә бер литрлы чәчәк балы 350-400 сум, ә юкәнеке 450-500 сум иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100