news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада аз керемле гаиләләргә чаңгыда шуу сәгатенә 5 сумга төшәчәк

Район башлыгы төбәктә массакүләм спортны үстерүнең төрле юллары эзләнүен әйтте.

Кукмарада аз керемле гаиләләргә чаңгыда шуу сәгатенә 5 сумга төшәчәк
Расих Фасхутдинов

(Кукмара, 7 декабрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Республика программасы буенча район һәм шәһәрләрдә ачыла торган модульле чаңгы базаларында 100 пар чаңгы да булачак. Бүген шундый базаларның беренчесе Кукмарада ачылды. Биредә әлеге базаның массакүләм спортны үстерүгә өлеш кертәчәгенә ышаналар.

“Биредә трасса яктыртылган, шулай булгач көннең теләсә кайсы вакытында килеп, чаңгыда шуарга була. Үз чаңгысы белән килүчеләргә шуу – бушлай. Чаңгыларны прокатка да алып була – бер сәгате 50 сум. Ә аз керемле гаиләләргә без прокат бәясен 5 сум гына куйдык”, – диде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев журналистларга.

Район башлыгы шул рәвешле төбәктә массакүләм спортны үстерүнең төрле юллары эзләнүен әйтте.

Сүз уңаеннан, Кукмарадагы чаңгы трассасының озынлыгы 3,6 чакрым. Ул 1,5 гектар мәйданны били. Ә 120 квадрат метр мәйданлы модульле базада спорт белән шөгыльләнүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100