news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының урынбасары «Цифр дәресе» үткәрде

Кукмара муниципаль районының «М.П.Прокопьев ис. тулы булмаган урта мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль куркынычлыкны тикшерәбез» темасына цифр дәресе үткәрде. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәрес барышында Наил Залаков 8-11 сыйныф укучыларына мәгълүмати иминлек буенча белгечләрнең ничек итеп яклау чишелешләрен эшләргә булышулары, смартфоннар кулланучылар өчен нинди кибер куркынычлар булуы турында җентекләп аңлатты. Иң мөһиме, балалар аларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, аларны ничек ачыкларга, үз смартфоныңны ничек итеп куркынычсыз итәргә һәм шәхси белешмәләрне ничек сакларга кирәклеген белде.

Дәрес балаларда зур кызыксыну уятты, Наил Залаков сорауларга тулы җаваплар бирде. Шулай ук ул «Цифр дәресе»нең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте, укучыларга, шулай ук аны оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашканнарның барысына да рәхмәт белдерде.

Очрашу фишинг- яки скам-сайтка күчәргә тырышуны туктатырлык һәм зарарлы программаны кертүдән һәм урнаштырудан яклый торган ышанычлы яклау чишелешләрен генә кулланырга кирәклеге турында фикер алышу белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100