news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Автобабай-2018" конкурсында җиңүче республика этабында катнашачак

60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге конкурсантлар юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен һәм автодромда машина йөртү осталыкларын күрсәттеләр.

(Кукмара, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясендә 60 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге машина йөртүчеләр арасында "Автобабай-2018" конкурсы үткәрелде. Конкурсның максаты тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалауга тарту иде, дип яза kukmor-rt.ruсайты.

Бәйгедә катнашучылар иң элек юл йөрү кагыйдәләрен белү дәрәҗәсен күрсәттеләр, ә аннан соң автодромда машина йөртү буенча көч сынаштылар.

Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Гомәр Нуриев яулады. Ул район данын яклап, Өлкәннәр көненә багышланган конкурсның республика этабында катнашачак.

Район конкурсында җиңүчеләрнең барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды. Икенче урынга – Рәшит Камалиев, өченче урынга Зиннур Баймиевлар лаек булды. "Юл йөрү кагыйдәләрен белү" номинациясендә - Рәшит Камалиев, "Машинаны фигуралы йөртү" номинациясендә Владимир Собакиннар иң яхшы дип табылды.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot