news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Районда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды.

Кукмарада август киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләрен бүләкләделәр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 22 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсендә укытучыларны бүләкләделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Конференция эшендә район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Тамара Федорова, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район мәгариф идарәсе начальнигы Роберт Мансуров катнашты һәм чыгыш ясады. 

"Мәгариф системасы – районда өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 2018-2019 уку елы мәгариф өчен уңышлы булды. Барлык чыгарылыш укучылары да кулларына таныклык алды, укытучылар һәм җитәкчеләр төрле конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулады. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм", - дип район башлыгы һәм үзенең теләкләрен ирештерде.

Август киңәшмәсе тәбрикләүләр белән төгәлләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot