news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада ашлык егуда алдынгы урыннарны алган комбайнчы хуҗалыкта 1995 елдан бирле эшли

Өч ел элек “Магдон” комбайнына утырган. Механизатор техникасын мактап алды.

(Кукмара, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кукмара районы “Восток” җәмгыятеннән Илдус Нуриев - ашлык егуда алдынгы урыннарны алган комбайнчыларның берсе, дип яза җирле басма.

Без аны Югары Шәмәрдән авылы янындагы басуда печәннең икенче катын чапкан вакытта очраттык. Ул хуҗалыкта 1995 елдан бирле эшли икән, башта МТЗ-82не иярләгән. Өч ел элек “Магдон” комбайнына утырган. Механизатор техникасын мактап алды.

-Мондый комбайннар белән бер эш тә куркытмый. Бик уңайлы, бер урында җайлы гына борыла да, - диде ул. - Әлегә кадәр сынатканы юк иде, моннан соң да әйбәт кенә эшләргә язсын.

Берничә сүз алышкач, комбайнчы җитез генә кыр корабына сикереп менеп, китеп тә барды. Әйе, һәр минуты кадерле игенчеләрнең.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100