news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Аш-Буҗи авылында “Шәфкатьлелек бизи кешене” әңгәмәсе булды

Әңгәмә барышында балаларга яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләгәннәр.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ"). Кичә, 17 гыйнвар көнне, Аш-Буҗи авылы китапханәсендә, 1 сыйныф укучылары өчен “Шәфкатьлелек бизи кешене” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелгән. Бу турыда Кукмара районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әңгәмә барышында балаларга яхшылык, изгелек һәм шәфкатьлелек турында сөйләгәннәр. 

"Балалар мәрхәмәтле, изге күңелле кешеләрнең эш-гамәлләре белән таныштылар, аларның кешелеклелек кебек яхшы сыйфатларын үзләренә өлге итеп алдылар. Китаплардан яхшылык, яманлык турында язылган шигырьләр, әсәрләр укылды", дип әйтелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot