news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кукмарада “Арсенал” операциясе бара

Район халкында 460 утлы корал бар

 (Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”). Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында, 27 сентябрьгә кадәр “Арсенал” оператив-кисәтү операциясе бара.

“Бүген район халкында 460 утлы корал бар. Шуларның 13е – винтовка, 7се – травматик, 440ы - шома көпшәле мылтык. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. “Арсенал” операциясе барышында коралларның сакланыш тәртибе дә тикшерелә. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, дежур частька хәбәр итәргә кирәк”, – дип белдерә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев “Хезмәт даны” газетасы.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100