Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада армрестлинг буенча республика турниры булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Кукмара районы Мәдәният йорты яшь спортчыларны кабул итте. Анда Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышлап, металл савыт-сабалар заводы призларына армрестлинг буенча республика турниры узды.
Ярышта Актаныш, Арча, Балтач, Казан, Кукмара, Мөслим, Түбән Кама, Яр Чаллы, Чистай, Теләче, Питрәч һәм Удмуртиядән килгән 370тән артык яшь спортчы катнаша. Ярыш 2005-2007, 2008-2009, 2010-2012 елгы яшь категорияләре арасында үткәрелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.
Спортчыларны район башлыгы Сергей Димитриев һәм республиканың Армрестлинг федерациясе вәкиле Ларис Бариев сәламләде, җиңү, матур уен теләде. Шулай ук алар әлеге спорт төрен үстерүгә үз өлеш кертүчеләргә Мактау грамоталары тапшырды.
«Әлеге турнир районда дүртенче тапкыр уза. Алга таба да бу матур традиция дәвам итәр дип ышанам», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз