news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Арча районының мәктәп директорлары өчен стажировка үткәрелә

Кукмара 3нче урта мәктәбенә Арча районының мәктәп директорлары җыелды. Кукмаралылар алар өчен «Мәктәп директорының идарә эшчәнлегендә заманча кыенлыклар: тәҗрибә, проблемалар, хәл итү юллары» дигән темага стажировка үткәрде.

Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының педагогика һәм мәгариф идарәсе кафедрасы доценты Иван Смирнов катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Без кунакчыл Кукмара җирендә җыелдык. Ике көн дәвамында биредә ике инновацион мәйданчык эшләячәк. Педагоглар һәм остазлар елында Татарстан Мәгарифне үстерү институты республика мәктәпләренең меңләгән директорларын укытуны оештырды. Бу фикер республиканың фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланды. Бездә җитәкчеләр мәктәбенең «Нәтиҗәле идарә итү практикасы» программасы тормышка ашырыла. Бу программаның бер өлеше булып «мәктәптә мәктәп» стажировка мәйданчыкларының эше тора, анда инновацион мәктәп һәм инновацион җитәкче үзенең алдынгы тәҗрибәсен хезмәттәшләренә тапшыра», - диде Иван Смирнов.

Оештыручы мәктәп җитәкчеләре белем бирү оешмасын идарә итү, коллективның нәтиҗәле эше буенча актуаль темаларга чыгышлар ясый. Шулай ук мастер-класслар, эшлекле уеннар, мәгариф өлкәсендә мөмкин булган проблемалар турында фикер алышулар үткәрелә.

Иртәгә стажировка Әтнә һәм Теләче районнарының мәктәп директорлары өчен Манзарас урта мәктәбендә уза.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100