news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Америка кунагы булды

Әтисе гел: Безнең нәсел Мамадыш өязе Әсән авылыннан", - дип әйтә торган була.

(Кукмара, 16 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Зөмәрә Җиһаншина). Соңгы елларда чит илләрдән үзләренең нәсел-нәсепләрен эзләп кайтучы татарлар күбәйде. Күптән түгел Әсән Елга авылында Американың Сан-Франциско шәһәреннән кайткан татар Фарук Гыйззәтуллин булып китте. Аны Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нафиков каршы алды. Алар борынгы архитектура истәлеге булган мәчеттә булдылар, яңа мәчеттә намаз укыгач, Акъяр чишмәсен карап, салкын суыннан авыз иттеләр, авыл белән таныштылар. Авылның төзеклеге, матурлыгына сокланды кунагыбыз. Аралашу вакытында без аның тормышы белән дә кызыксындык. 70 яшьне тутырган булса да, ул яшь күренә. Үзенең тормышы, Америкада яшәүче татарлар турында да бик теләп сөйләде.

Сәүдәгәр әтисе революцияне кабул итә алмыйча Кытайга китә, аннан Япониягә күченәләр. Ул шунда дөньяга килә. 40нчы еллар ахырында Япониядә әле татар мәктәпләре, мәчетләр эшли торган була. Сугыш алды елларында вәзгыять үзгәрә, мәктәпләр ябыла башлый. Анда яшәүче татарларның күбесе Төркиягә күченә, ә берникадәре Америкага юл ала. Бүгенге көндә Сан-Францискода шул чорларда килгән татарлар утызлап кына калган инде. Калган күпчелекне соңгы елларда күченгән яшьләр тәшкил итә икән.

Фарук әфәнде Америка кызына өйләнә, үз бизнесын булдыра, фабрика ача. Ике улы, бер кызы туа. Кызганыч, ул аларга туган телләрен өйрәтә алмый. Хатыным татарча белми, ә үзем көне буе эштә идем, дип аңлата ул сәбәбен. Алай да, гаиләсендә барысы да татар ризыкларын үз итәләр. Хатыны бәлеш, чәкчәк кебек милли ризыкларны бик яратып пешерә икән. Үз йортлары белән торалар. "Зур бакчабыз бар. Анда инжир, авакадо, апельсин, мандарин, груша, алма кебек җиләк-җимешләр үстерәбез", - диде ул. Фарук әфәнде хәзерге вакытта пенсиядә. Эшен улы дәвам итә икән. Татарларның кайда да югалып калмавын, күпчелекнең сәүдә белән шөгыльләнүен, кара эшләрдә эшләмәвен горурланып сөйләде ул. Кытай, Австралия һәм башка илләрдән кайткан татарлардан да ишетергә була бу фикерне. Пенсиягә чыккач, ул нәсел җепләрен эзләп, дүртенче ел инде Татарстанга кайта. "Аралар ерак булса да кайтам, чөнки туганнарны табу теләгем көчле", - дип сөйли ул саф татар телендә. Үз илебездә телебезне өйрәнүне кирәксенмичә, телебезгә каршы сөйләшүче милләтәшләребез өчен гарьләнеп тә куям. Туган телеңнең кадерен белү өчен чит җирләргә китеп, үзәгең өзелеп яшәү кирәк микәнни?! Ни өчен нәкъ менә Кукмарага кайткан соң ул, дигән сорау туар. Чөнки әтисе гел: Безнең нәсел Мамадыш өязе Әсән авылыннан", - дип әйтә торган була. Аны озата кайтучы игелекле якташыбыз Ирек Хадиев инде архивларда шактый эзләнү эшләре алып барган, ләкин әле эзләнүләр тиешле нәтиҗәне бирмәгән.

Кунагыбыз Кукмара авылларының төзеклегенә сокланып китте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100