news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада алтын туйларын үткәрүчеләр «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Кукмарада алтын туйларын үткәрүчеләр «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде
Фото: Алсу Сәләхетдинова/«Кукмор-информ»

Иске Йорт авылында яшәүче Дания һәм Фәрит Йөзмөхәммәтовларның бергә тигез, матур гомер итүләренә 50 ел тулды. Аларны әлеге истәлекле дата — алтын туйлары белән район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова котлады, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев тә үзенең тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Бәхетле парларның исеме «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Алсу Сәләхетдинова яза.

Фәрит абый тумышы белән Кыргызстанның Кызыл-Кия шәһәреннән, ә Дания апа — Иске Йорттан.

«Иске Йорт авылында безнең туганнар яши иде. Мин аларга кунакка кайттым да, шунда Данияне очраттым. Бик ошаттым үзен. Бер атна очрашып-сөйләштек һәм, никах укытып, Кызыл-Киягә китеп бардык. Анда 20 ел яшәдек, өч бала үстердек», — дип сөйли гаилә башлыгы.

Кызыл-Киядә яшәгән вакытта Фәрит абый — шахтада, ә Дания апа хисап үзәгендә эшли. Туган якка кайткач, гаилә башлыгы иң элек ПМК-25тә, аннары авылдагы фермада эшли, хуҗабикә исә төрле эштә хезмәт куя.

Бәхетле пар — Дания һәм Фәрит Йөзмөхәммәтовларның өч баласы, 7 оныгы бар. Ике уллары гаиләләре белән — Зур Кукмарада, ә кызлары Кукмарада яши.

«Утны да, суны да бергәләп кичтек, борчу-мәшәкатьләрне уздырып җибәрә белдек. Яшьләргә әйтер сүзебез шул: бәхетле, тигез, матур итеп гомер кичерү өчен бер-берегезне аңлап, санлап яшәгез», — ди алар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100