news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр

Кукмарада алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр
Фото: ©  Эльвира Иванова, «Хезмәт даны»

Кукмараның никахлашу сараенда алтын туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләделәр. Иске Кнә-Юмья авылыннан Валентина һәм Геннадий Димитриевлар, Фая һәм Михаил Афанасьевлар бергә яшәүләренең 50 еллыгын билгеләп үтте. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Чараны «Сактон» ансамбле ачты, ул удмуртларның «Кубо Чётон» туй йоласын күрсәтте.

Юбилярларны котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, Нырья авыл җирлеге башлыгы Владимир Павлов, юбиляр гаиләнең туганнары һәм якыннары килгән иде. Үрнәк гаиләләрне күрсеннәр һәм удмурт халкының гореф-гадәтләре белән танышсыннар өчен чарага шулай ук Кукмараның 4нче урта мәктәбе укучыларын да чакырдылар.

«Бүген чын мәхәббәт, дуслык, хөрмәт бәйрәме. 50 ел. Беренчел мәхәббәт хисләрен ничек саклап калуыгызны күз алдына да китерү авыр. Бу зур хөрмәткә лаек», — дип мөрәҗәгать итте юбилярларга Айгөл Әхмәтшина.

Әлеге парларга бергә гомер иткән еллары бик кадерле. Ә гаилә бәхетенең сере турында сорауга алар: «Үзара хөрмәт, ышаныч, зур сабырлык һәм, әлбәттә, мәхәббәт», — дип җавап бирә.

Фото: © Эльвира Иванова, «Хезмәт даны»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100