news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада алтмыш балага мәктәп кирәк-ярагы салынган букча тапшырдылар

Чара "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында үтте.

Кукмарада алтмыш балага мәктәп кирәк-ярагы салынган букча тапшырдылар

(Кукмара, 29 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында Кукмара районының авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче, мөмкинлекләре чикләнгән алтмыш балага мәктәп кирәк-яраклары салынган букчалар тапшырылды. Балаларга әлеге бүләкне "Бердәм Россия" сәяси партиясе ясады. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Букчаларны тапшыру тантанасында балаларны һәм аларның әти-әниләрен "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Римма Ратникова, "Гаилә канаты астында" Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы Изольда Жуйкова, район башлыгы Сергей Димитриев сәламләде.

"Гаилә турында сөйләгәндә без бары тик якты хисләр генә кичерәбез. Гаилә ул әби-бабай, әти-әни һәм әлбәттә, сез - балалар. Мин сезнең барыгызның да сау-сәламәт, бәхетле булуыгызны телим. Алдагы тормышыгыз якты булсын, - диде Изольда Жуйкова.

"Киләчәктә мәктәп елларын, мәктәпне, укытучыларны, сыйныфташларны җылы итеп искә алырлык булсын. Тырышып уку, төпле белем алу өчен без сезгә бүген уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырабыз. Актив, белемле, игелекле булуыгыз, балалар", - дип теләде ул.

Чара балаларның җыр-биюләре белән үрелеп барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100