news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада алмагач бакчасына беренче агачлар утыртылды

Кукмарада алмагач бакчасына беренче агачлар утыртылды
"Хезмәт даны"

«Буыннар бәйләнеше бакчасы» бөтенроссия акциясе кысаларында Кукмара шәһәренең Мирсәй Әмир урамы башындагы территориягә 25 төп алмагач, 5 кара миләш үсентесе утыртылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Агач утыртуда район башлыгы Сергей Димитриев, ветераннар, «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре, Манзарас мәктәбенең яшьармиячеләре, «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы егет-кызлары, яшь юл хәрәкәте инспекторлары, укытучылар, әти-әниләр катнашты.

Район башлыгы Сергей Димитриев сүзләренчә, бүгенге көнгә кадәр дүрт мең төп агач үсентесе утыртылган. «Алдагы елларда аларның саны тагын да күбрәк булыр дип уйлыйм. Балалар, әти-әниләр, ветераннар белән бергәләп агач утырту – ул үзе бер тарих. Берничә елдан биредә бик матур алма бакчасы булыр дип ышанам. Агачлар тернәкләнеп китсеннәр өчен аларны тәрбияләп торырга, су сибәргә кирәк була», - диде ул.

«Акциягә без, ветераннар да, теләп кушылдык. Мин бирегә иптәшем Азат белән килдем. Балалар белән бергәләп без дә агач үсентеләре утырттык һәм тирә-юньне яшелләндерүгә үз өлешебезне керттек», - диде Әлфинур ханым Сабитова.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100