news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада “Ак калфак” оешмасының утырышы узды

Хатын-кызлар арасында оештырылган кул эшләре конкурсында җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды.

(Кукмара, 24 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Рәмзия Хөсәенова). Кукмара районының "Ак калфак" хатын-кызлар җәмгыятенең чираттагы утырышы булды. Татар Конгрессы оештырган форумга вәкил булып барган оешма җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина гаилә тәрбиясе, тел мәсьәләләре буенча бик эшлекле чыгыш ясады, форум эше белән таныштырды. Хатын-кызлар арасында оештырылган кул эшләре конкурсында җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре тапшырылды, эшләре республикакүләм күргәзмәләрдә урын алган кызларыбыз моңа һичшиксез лаек иде, дип яза район газетасы.

Кукмара шәһәренең "Ләйсән", "Чулпан"., "Кояшкай", "Миләшкәй" балалар бакчалары тәрбиячеләре, Зур Сәрдек һәм Байлангар җирлекләре оешмалары бар иде. Милли бизәкләр кулланып яулыклар, кулъяулыклар, калфаклар эшләгән кызларыбыз арасында "Милли комплект", "Иң затлы калфак", "Иң катлаулы бизәк", "Иң актив катнашучы", "Бизәкләр төрлелеге" номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Бу чараның затлы кунагы, тамырлары белән Кукмара төбәгенә тоташкан Австралиядән килгән кунагыбыз Суфия апа Вәлиева иде. Австралия турындагы истәлекләреннән соң, ул бүгенге көннәрдә дә Австралия татарлары арасында әзерләнә торган милли ризык -  әлбә пешереп мастер-класс күрсәтте. Суфия апа үзе язган китапларны, бүләкләрен өләште. Туган телне саклауга бернинди мөмкинлеге булмаган чит илдә дә үз телендә матур итеп сөйли белүе безне сокландырды. Гаиләдә туган телдә сөйләшүнең әһәмияте нинди зур икәнне бу кабат искәртеп тора бит. Милли ризык әзерләүгә килгәндә, үзебезнекеләр дә бик оста. Аш-су остасы Рафилә апа Фәттахова кабактан кабартмалар пешереп алып килгән, үзенчәлекле рецепт белән вак бәлеш пешереп күрсәтте. Әлеге эшләрне эшләргә мөмкинлек биргән "Чәй йорты" бинасында эшләүче коллектив җитәкчесе Розалия ханым - "Ак калфак" оешмасының милли ризыклар әзерләү буенча кураторы. Шуңа күрә эш бик уңайлы шартларда эшләнде. Бу киңәшмәдән һәркем үзенә бик күп файдалы мәгълүмәт алды, яңа планнар белән кайтты. Очрашуларны кызыклы һәм файдалы итеп оештырган җитәкчебез Зөмәрә Нихат кызы Җиһаншинага, "Чәй йорты" коллективына рәхмәтебез зур.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100