news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының утырышына чит илдән дә килгәннәр

Кукмарада "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды

Кукмарада "Ак калфак" иҗтимагый оешмасының утырышына чит илдән дә килгәннәр
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Кукмарада "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды. Әлеге чара "Оста кулда һөнәр бар" дигән исем астында үтте. Утырышта ун төбәктән, бер чит илдән һәм республиканың 29 районыннан килгән гүзәл затлар катнашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кунакларны Кукмара районы чигендә каршы алганнан соң, Вахит авылы мәдәният йортына юл тоттык. Анда "Наза", "Тургай" ансамбльләре үзләренең җыр-биюләрен бүләк итте. Клубның фойесында көзге муллыктан күргәзмә әзерләнгән иде, шулай ук мәктәп укучыларының агачтан, кәгазьдән ясаган сувенирлары, чиккән эшләнмәләр дә беркемне битараф калдырмады.

Мастер-класслар карагач, концертлар залында Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов, мәдәният йорты директоры Нәсыйхә Нәбиеваларның чыгышлары тыңланды.

Алга таба Зур Сәрдек авылына юл алдык. Кунакларны җирлекнең "Сердәш", "Чәчкә" бию ансамбльләре каршылады. Зур Сәрдек гимназиясе, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең мастер-класслары, Сәлим Сәләховның агачтан ясалган кул эшләре, Рәдүлә Ситдикованың чигүле эшләнмәләре, шәхси эшмәкәр Миннефәнис Хәмәтдиновның камыр ризыклары, сөт продукцияләре беркемнең дә игътибарыннан читтә калмады.

Тамаша залында күрәстелгән "Кызыл олау" композициясе дә көчле алкышларга күмелде. Шәһәрнең "Йолдызлык", "Кояшкай" балалар бакчаларында, күпрофильле лицейда да күптөрле мастер-класслар күрсәтелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100