Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарының муниципаль этабы үтте

Кукмара 4нче урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннарының муниципаль этабы үтте. Ул Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. «Аҗаган»да район мәктәпләреннән һәм аларда эшләп килүче хәрби-патриотик берләшмәләрдән барлыгы 300 бала — 30 команда катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
«Аҗаган» уеннары бөтен Россия буенча үткәрелә. Тарихына күз салсак, ул иң беренче тапкыр 1964 елда Пермь өлкәсендә уздырылган. Ярышлар ике яшь категориясендә үтә: 10 −14 һәм 14 -,17 яшьлекләр. Алар сафта атлау, мылтык сүтеп җыю кебек сигез төрле конкурста үз осталыкларын күрсәтә. Бу чарада катнашучылар барысы да — район мәктәпләрендә эшләп килүче хәрби-патриотик берләшмәләргә йөрүчеләр. Укучыларның елдан-ел әзерлекләре яхшыра бара. Уен ахырында беренче урын алган команда зона этабында катнашачак, быел ул Алабугада оештырылыр дип көтелә», — диде «Галактика» балалар иҗат үзәгенең хәрби-патриотик юнәлеше методисты Рәзинә Әхмәдуллина.
«Аҗаган» уены — яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең бер ысулы. Балалар кече яшьтән ил, Ватан төшенчәсен, аның кеше тормышындагы әһәмиятен белеп, аңлап үсәргә тиеш. «Аҗаган» укучыларның рухын чыныктыра, аларда хәрби осталык күнекмәләре булдыруга бер адым булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз