Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды
Кукмара 4нче урта мәктәбендә «Аҗаган» хәрби-патриотик уеннары үтте. Ул Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган иде. «Аҗаган»да район мәктәпләреннән һәм аларда эшләп килүче хәрби-патриотик берләшмәләрдән барлыгы 238 бала — 17 команда катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.
«Аҗаган» уеннары Россия буенча үткәрелә. Ярышлар ике яшь категориясендә - 10-14 һәм 14-17 яшьлек балалар арасында үткәрелә. Алар сафта атлау, мылтык сүтеп җыю кебек сигез төрле конкурста үз осталыкларын күрсәтә. Бу чарада катнашучылар барысы да район мәктәпләрендә эшләп килүче хәрби – патриотик берләшмәләргә йөрүчеләр. Шуңа күрә аларның әзерлекләре әйбәт. Уен ахырында беренче урын алган команда зона этабында катнашачак, быел ул Сабада оештырылыр дип көтелә», — диде «Галактика» балалар иҗат үзәге методисты Рәзинә Әхмәдуллина.
«Аҗаган» уены — яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең бер ысулы булып тора. Егет-кызларның туган илгә багышланган җырлар башкара-башкара сафтан атлаганнарын күреп, тәннәр чымырдап куя. «Аҗаган» укучыларның рухын чыныктыра, аларда хәрби осталык күнекмәләре булдыруга бер адым булып тора. Чарада катнашкан якташыбыз, «Игла» позывнойлы офицер да 4нче мәктәптә укыганда әлеге уенда катнашкан.
«Бүгенге көндә мин Түбән Новгородта хезмәт итәм. Хәзер исә туган якка вакытлыча ялга кайттым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Кировтагы медиина академиясендә укыдым. Аннан армия сафларына алындым һәм, шуннан соң, килешү нигезендә хезмәтемне дәвам итәргә булдым. Бу уен яшьләргә бик файдалы, кыз яки малай булуы әһәмиятле түгел, кече яшьтән үк балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә кирәк. Ул илнең сакчысы булып үссен. Бөтен кеше дә хәрби булып бетә алмый, әмма йөрәктә үз илеңне ярату хисе булырга тиеш. Аннан соң бу уеннар команда белән эшләргә өйрәтә, армия хезмәтенә дә әзерлек булып тора», — дип сөйләде хәрби.
10-14 һәм 14-17 яшлекләр арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1нче урын — беренче гимназия, күппрофильле лицей,
2нче урын — Зур Сәрдек гимназиясе, Манзарас мәктәбе,
3нче урын — 4нче мәктәп, Нырья мәктәбе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз