news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Аҗаган" хәрби-спорт уеннары узды

Җиңүчеләргә Мактау грамотасы һәм бүләкләр тапшырылды

(Кукмара, 8 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган бәйгедә 22 команда катнашып, ике төрле яшь категориясендә көч сынашты, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Командалар "Россия тарихы битләреннән", "Әгәр зыян күрүче белән икәүдән-икәү генә калсаң...", "Сәламәт тәндә – сәламәт акыл", "Тормыш иминлеге нигезләре" буенча конкурсларда, төз ату, тигез сафларда атлап йөрү, автомат сүтеп-җыю, эстафета йөгерешендә үз осталыкларын күрсәтте.

Уен нәтиҗәләре буенча кечкенәләр төркемендә 1 урынны - Кукмара беренче гимназиясе, 2 урынны - Чарлы мәктәбе, 3урынны Зур Сәрдек гимназиясе алды. Зурлар төркемендә беренчелекне Манзарас мәктәбе яуласа, икенче-өченче урыннарны күппрофильле лицей һәм Кукмара 3нче мәктәбе командалары бүлеште.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100