Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада 72 яшьлек агайның акчасын урлаганнар
Әлеге факт буенча "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
(Кукмара, 17 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район эчке эшләр бүлегенә Кукмарада яшәүчедән гариза керә: 72 яшьлек агай интернет-мошенниклардан зыян күргән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, әлеге ир сайтларның берсенә үзенең Казан шәһәрендәге бүлмәсен арендага бирү турында белдерү урнаштыра. Берникадәр вакыттан соң аның кәрәзле телефонына таныш булмаган ир шалтыратып, күрше төбәктә яшәүче булуын, үзе эшләгән компаниядәге бер хезмәткәргә арендага фатир эзләүләрен хәбәр итә. Аренда шартлары, бәясе турында килешенгәннән соң, бу адәм бүлмә хуҗасыннан банк картасы мәгълүматларын сорый һәм телефонга код күрсәтелгән хәбәр киләчәген, әлеге кодны, акча күчерү өчен, аңа әйтергә кирәклеген белдерә. Бүлмә хуҗасы ул кушканнарның барысын да эшли. Кодны алганнан соң, мошенник банк картасы хуҗасының шәхси кабинетында теркәлә һәм аның акчаларын үз телефон счетына күчерә.
Шулай итеп, кукмаралы үзенең 2700 сумыннан колак кага.
Әлеге факт буенча "Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз