news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 7074 кешенең бушлай даруларга хокукы бар

Пенсия фондына бирелгән гаризаны 1 октябрьдән соң бер ел дәвамында үзгәртеп тә, даруларны бушлай алып та булмаячак.

(Кукмара, 6 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бушлай даруларга хокуклары булган кукмаралыларга бу хакта 1 октябрьгә кадәр уйланыр вакыт бар әле, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара Пенсия фонды идарәсеннән алган мәгълүматларга караганда, районда мондый хокукка 7074 кеше ия. Бүгенге көн өчен әллә ни зур булмаган суммага кызыгып, акчалата түләүне сайлаган кешеләр, чирләре көчәеп китеп, гаять кыйммәтле дарулар кирәк булган очракта кыен хәлдә калырга мөмкин.

Шуңа күрә карар кабул иткәнче дәвалаучы табиб белән киңәшләшү зарур. Мәгълүм булганча, Пенсия фондына бирелгән гаризаны 1 октябрьдән соң бер ел дәвамында үзгәртеп тә, даруларны бушлай алып та булмаячак. Исегезгә төшерәбез: агымдагы елда социаль хезмәтләр җыелмасының айлык күләме: дарулар өчен – 807,94 сум, санаторий-ял йортларында дәвалану өчен 124, 99 сум, тимер юл транспортында йөрү өчен – 116,04 сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100