news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә Кукмарада волейбол буенча турнир булды

Махсус операциядә һәлак булган Кукмара хәрбиләре истәлегенә «Зилант» спорт комплексында волейбол буенча «Геройлар Кубогы» турниры үтте. Анда Кукмара һәм Арча районнары командалары катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Бу турнир сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау һәм сугыш кырларында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә үткәрелә. Ул инде сигезенче тапкыр оештырыла. Биш ел рәттән спортчы ветераннар хөрмәтенә, ә соңгы өч елда ул «Геройлар Кубогы» исеме белән үтә. Чечня, Әфганстан сугышларында, махсус хәрби операциядә катнашкан, һәлак булган якташларыбызның исеме онытылырга тиеш түгел», — ди әлеге турнирны оештыручы, «Зилант» спорт мәктәбе тренеры Айрат Вахитов.

Ярышта беренче урынны егетләр арасында «Янил» командасы яулады. «Степан Разин», «Кукмара яшьләре» командалары икенче-өченче урыннарны бүлеште. Кызлар арасында «Зилант» спорткомплексының волейбол түгәрәгенә йөрүче 2010 елгы кызлар командасы җиңү яулады. Арча районыннан килгән кызлар икенче урынны алды. «Зилант»та шөгыльләнүче 2011-2012 елгы кызлар командасы өченче урында калды.

Турнирның иң яхшы уенчылары дип Әмир Гатауллин, Нияз Һидиятуллин, Айрат Нигъмәтҗанов, Инсаф Гаделшин, Сәминә Дәүләтшина, Ксения Назарова билгеләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100