news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 53 яшьлек хатын-кыз 1,2 миллион сум күләмендә субсидия үзләштергән

2014 елда Күкшел авылында яшәүче ханым гаилә терлекчелек фермасын үстерү өчен алдау юлы белән субсидия алган.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Кукмара районы прокуратурасы терлекчелек фермасы төзү өчен субсидия алуның канунлылыгын тикшерде, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2014 елда Күкшел авылында яшәүче ханым гаилә терлекчелек фермасын үстерү өчен алдау юлы белән субсидия алган. Шул ук вакытта, крестьян-фермер хуҗалыгының 53 яшьлек җитәкчесе, ялган документлар тәкъдим итеп, моннан алда субсидия алу турындагы мәгълүматларны яшергән.

Прокуратура таләбе белән Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100