news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада 52 яшьлек хатынны поезд бәрдергән

Кукмарада яшәгән ханым алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булган.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Кукмарада 52 яшьлек хатынны поезд бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының берләштерелгән матбугат хезмәте.

Кичә көндез 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Нерюнгри – Мәскәү 75нче тиз йөрешле поездының тимер юлның 930нчы чакрымында хатын-кызны таптатуы турында хәбәр килә.

Урынга табиблар һәм полиция хезмәткәрләре юл тота, алар хатынның үле гәүдәсенә тап була.

news_right_1
news_right_2
news_bot