news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада 400дән артык кеше мәшгульлек үзәге аша даими эшкә урнаштырылган

Алар күбесенчә авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәт куялар.

Кукмарада 400дән артык кеше мәшгульлек үзәге аша даими эшкә урнаштырылган
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 7 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Кукмарада 407 кеше район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша даими эшкә урнаштырылган. Алар күбесенчә авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәт куялар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"407 кеше мәшгульлек үзәге аша даими эшкә урнаштырылды. Шуларның 45е – физик мөмкинлеге чикле булганнар, 270е – яшүсмер, 8е – инвалид яшүсмер. Алар күбесенчә авыл хуҗалыгы юнәлешендә хезмәт куялар. Кемдер тракторчы, сыер савучы булып эшли, кемдер хуҗалыкта төрле эшче вазыйфаларын башкара, шулай ук тегүчеләр дә бар", - ди үзәк директоры Әсхәт Җиһаншин.

Тырыш һәм максатчан булганнарга хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша бушлай укулар да оештырыла, ай саен стипендия түләнә. Әгәр укыту Кукмарадан читтә икән, андый вакытта студентлар яшәү урыны белән тәэмин ителә.

Кукмаралылар арасында трамвай, троллейбус йөртүче һөнәрен үзләштерүчеләр дә булган. Алар, кулларына диплом алып, хәзерге вакытта Казанда уңышлы гына эшлиләр. "Яшел хуҗалык хезмәткәре" дигән белгечлек буенча укыган 16 кешегә Урман хуҗалыгындагы питомниктан эшләр тәкъдим ителгән.

Районда үзәк аша субсидия алып, үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр дә юк түгел. Хәзерге вакытта 14 кеше чәчтараш, балалар чәчтарашы, пешекче, камыр ризыклары (пирог, торт) пешерү, маникюр ясау кебек эшләрне башкаралар, үзләрен сәүдә өлкәсендә сынаучылар, балалар уен бүлмәсе ачучылар да бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100